- эт
- 1. Кеше тарафыннан сакта, аучылыкта, җиңүдә һ. б. ш. эшләрдә файдаланыла торган, бүре нәселеннән булган йорт хайваны 2. Тиргәшү сүзе булып йөри нишләтә бу эт акчаны? 3. Аерым бер интонация белән әйтелеп, кем. б. хуплауны, нәр. б. соклануны белдерә ну, малай, эт икәнсең. ЭТ БАЛЫГЫ – Этләй. ЭТ БАШЛЫ МАЙМЫЛ – Гарәбстанда һәм Африкада яши торган озын борынлы зур маймыл. ЭТ БЕТЕ – Хайван тәненә ябышып кан эчә торган, шулай ук үсемлекләрдә була торган бөҗәк; талпан. ЭТ ЕЛЫ – Борынгы унике еллык циклда 11нче ел. ЭТ ИМЧӘГЕ – Култык астына чыга торган чуан. ЭТ КАКЫСЫ – Кырда үсә торган сары чәчәкле чүп үлән; рус. Сурепка. ЭТ СУГАРУ – күч. Вакытны бушка уздыру. ЭТ ТИГӘНӘГЕ – Оешма чәчәклеләр семь. юеш урыннарда үсә торган үлән; рус. Череда. ЭТ ШОМЫРТЫ – Ботаклары тиз сынучан, зур булмаган агач; рус. Крушина. ЭТ ЭЧӘГЕСЕ – 1) Башка үсемлекләргә үрмәләп үсә торган чүп үлән; рус. Вьюнок 2) күч. Чамасыз озын нәрсәгә әйтәләр. ЭТ ҖИЛӘГЕ – Ялтырап торган кара җиләкле, агулы үлән үсемлек; рус. Белладонна
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.